«Толерантлык – тынычлыкка юл»: аралашу сәгате (18+)

Бөтен дөнья буйлап ноябрьдә билгеләп үтелүче Толерантлык көне кешеләр белән һәм кешеләр арасында яшәү сәнгатенә багышланган.  

18 ноябрь көнне 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  «Толерантлык – тынычлыкка юл» дигән чара уздырды.

Толераннтность
2
1

Катнашучылар мәрхәмәтлелек, мәхәббәт һәм шәфкатьлелек турында гыйбрәтле хикәя тыңлады, дөньяның төрле телләрендә «толерантлык» сүзенең мәгънәсен белде, әлеге төшенчәнең хәзерге заман кешесе тормышында әһәмияте турында үз фикерләрен әйтте. 

«Бер-беребезгә карата түземле булсак, без бергә бар дөньяны мәрхәмәтле итәрбез!» дигән китап күргәзмәсендә катнашучылар үз әсәрләрендә толерантлык темасын күтәрүче китап авторлары белән таныша алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: